Республика мәктәп укучылары өчен Башкорт дәүләт медицина университетында "Мәгариф" милли проекты максатларына туры китереп "Медзнайка"проекты гамәлгә ашырыла. Ул интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрне үстерүгә, һөнәри киләчәк траекториясен төзүгә, эксперт-укытучылар җитәкчелегендә үз проектларын эшләүгә һәм гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән.
“Медзнайка” һөнәри юнәлеш бирү мәктәбе укытучылары укучыларны анатомия, беренче медицина ярдәме күрсәтү, биология, психология, нейрореабилитология, фармакология, офтальмология, стоматология нигезләре белән таныштыра.
«Медзнайка» мәктәбендә Уфа һәм районнардан мәктәп укучылары белем ала. 57 бала медицина фәннәре дөньясына чуму, үзләрен табиб ролендә сынап карау, булачак һөнәр сайлау турында уйлану өчен югары уку йортына йөри.