Барлык яңалыклар
Милли проектлар
25 ноябрь 2024, 16:14

Яңа паркка барсы да шат

   Кушнаренко район үзәгендә быел бик матур парк куллануга тапшырылган.

Яңа паркка барсы да шат
Яңа паркка барсы да шат

   Кушнаренко район үзәгендә быел бик матур парк куллануга тапшырылган.

   “Уңайлы шәһәр мөхитен формалаштыру” дип аталган федераль программа кысаларында республикада берничә йөз парк, скверлар һ.б. ял итү урыннары барлыкка китерелде. Быел, мәсәлән, 123 шундый урыннар финансланды.

   Кушнаренкодагы паркны да район халкы тавыш бирү юлы белән сайлап алды. Аларның барсы да бу ял итү урынын заманча һәм горурланырлык, Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм җиңү белән кайтканнарның да якты истәлеген мәңгеләштерү максаты белән сайлады.

   Ниһаять, парк ачылды һәм бүген ул халыкның яраткан ял урынына әверелде.

Фото: МинЖКХ РБ

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: