Милли проектлар
25 ноябрь 2024, 09:00

Чакмагышта Александра Пахмутованы яраталар

   Районның Аблай авылында бик тә күркәм музыкаль кичә үткән.

   Районның Аблай авылында бик тә күркәм музыкаль кичә үткән.

   Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Мәдәният” милли проекты кысаларында авыл китапханәсендә, авылда бик матур эшләп килүче “Әхирәтләр” клубында шөгыльләнүчеләр белән берлектә, “Хатын-кыз – эпоха” дип аталган кичә үтте. Чара билгеле композитор Александра Пахмутованың 95 яшьлек юбилеена багышланган иде.

   Чарага килүчеләр бу соклангыч шәхеснең тормышы һәм иҗат юлы турында бирелеп тыңлады, аның язган берсеннән-берсе матур әсәрләре кичәне бизәде.

   Чара килгән кунакларның “Надежда” җырын бергәләп башкаруы белән тәмамланды.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас