Барлык яңалыклар
Милли проектлар
24 ноябрь , 12:54

Бишбүләк районында яңа мәдәният йорты ачылачак

Бишбүләк районының Кош-Елга авылында яңа мәдәният йорты ачылу көтелә, ул җирле халык өчен мәдәни тормыш үзәге булачак. Проект, ил Президенты Владимир Путин фәрманы белән булдырылган "Мәдәният" милли проектының "Мәдәни мохит" федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырылды.

Бишбүләк районында яңа мәдәният йорты ачылачак
Бишбүләк районында яңа мәдәният йорты ачылачак

Мәдәният йортының мөһим өлеше булып заманча китапханә торачак, ул халыкка китапларның киң ассортиментын тәкъдим итәчәк, мәгълүмат ресурсларына керү мөмкинлеген тәэмин итәчәк. Яшь укучылар өчен чаралар артачак. Китапханә уку урыны гына түгел, ә белем бирү программалары һәм  язучылар белән очрашулар өчен мәйданчык та булачак.

 

Юлай НИЗАЕВ.

Фото: Бишбүләк мәдәният сарае.

Бишбүләк районында яңа мәдәният йорты ачылачак
Бишбүләк районында яңа мәдәният йорты ачылачак
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: