Барлык яңалыклар
Милли проектлар
23 ноябрь , 09:22

Бишбүләкнең мәдәният хезмәткәрләре белемнәрен арттырдылар

Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган «Мәдәният» милли проектының «Иҗади кешеләр» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Бишбүләк үзәк китапханәсенең филиалы булган Кош-Елга авыл китапханәчесе Лира Новикова «Китапханә һәм гаилә» («Иҗади лаборатория») программасы буенча укыды.

Бишбүләкнең мәдәният хезмәткәрләре белемнәрен арттырдылар
Бишбүләкнең мәдәният хезмәткәрләре белемнәрен арттырдылар

Укулар дистанцион рәвештә Пермь дәүләт мәдәният институты базасында, шулай ук мәдәният өлкәсендә иҗади һәм идарәче кадрларның өзлексез белем бирү һәм квалификациясен күтәрү Үзәгендә узды. 

Курсларда мәдәният хезмәткәрләре китапханәләрнең гаилә белән эшләүнең инновацион формаларын һәм методларын өйрәнделәр: «Гаилә китапханә эшчәнлеге объекты буларак», «Китапханәләрнең гаилә белән эшләүдә оештыру-хокукый аспектлары. Шулай ук практик биремнәр үтәделәр.

— Без алган белемнәрне китапханә имиджын үстерү, китапханә эшчәнлегенә һәм хезмәт күрсәтүгә игътибар җәлеп итү өчен эштә актив кулланачакбыз, — дип билгеләде китапханәче Лира Новикова.

 

Юлай НИЗАЕВ.

Фото: Бишбүләк үзәкләштерелгән китапханәсе.

Бишбүләкнең мәдәният хезмәткәрләре белемнәрен арттырдылар
Бишбүләкнең мәдәният хезмәткәрләре белемнәрен арттырдылар
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: