Республика предприятиеләре хезмәткәрләре «Процесслар фабрикасы» укыту тренажерында сакчыл производствога өйрәнгәннәр. Укулар «Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проекты кысаларында оештырылган.
Бу инде өченче уку мәйданчыгы. Агымдагы елның җәендә «Логистик процесслар фабрикасы» эшли башлады. Аның ярдәмендә складта эшләүдән алып заказлар җыюга кадәр реаль логистика процессын модельләштерергә мөмкин.
Республикада җитештерү процесслары буенча беренче уку мәйданчыгы 2019 елда БР Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә төбәк компетенцияләр үзәге базасында эшли башлады. Биредә катнашучылар югалтуларны мөстәкыйль рәвештә ачыкларга һәм нинди эш процессларын автоматлаштырырга кирәклеген билгеләргә өйрәнәләр. Әлеге күнекмәләрне алырга аларга предприятие проектларының гамәлдәге җитәкчеләре арасыннан тренерлар ярдәм итә.
Фото: ufa-news.net