Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин карары буенча 2019 елдан гамәлгә ашырыла торган «Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә булышлык» федераль проекты кысаларында 1500 дән артык кеше һөнәри белем бирү һәм яңадан әзерлек программалары буенча белем алган. Тагын 1432 кеше яңа күнекмәләр алуын яки квалификациясен күтәрүен дәвам итә. 2024 елның гыйнварыннан республика Мәшгульлек үзәкләре мондый уку узарга теләүчеләрнең өч меңнән артык гаризасын хуплады, дип хәбәр итә Башкортстан Хөкүмәтенең матбугат хезмәте.
Белем бирү юнәлешләре арасында иң популярлары мәгълүматлар базасы администраторы, бухгалтерлык исәбе, дәүләт сатып алулары өлкәсендә белгеч, программа тәэминаты курслары булды.
Проектта махсус хәрби операция ветераннары да, кечкенә балалары булган ата-аналар да, 50 яшьтән өлкәнрәк кешеләр дә, эшсезләр дә, эшсез калу куркынычы астында булганнар да катнаша ала. 2024 елда бушлай уку мөмкинлеге сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә дә бирелде.