Барлык яңалыклар
Милли проектлар
21 ноябрь , 09:05

"Юнармия" сафларына керделәр

Әбҗәлил районында тантаналы шартларда үтте.

"Юнармия" сафларына керделәр
"Юнармия" сафларына керделәр

"Мәгариф" милли проектының "Патриотик тәрбия" федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Әбҗәлил районының "Батыр" физкультура-савыктыру комплексы базасында "Юнармия" Бөтенрусия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте сафларына керүгә багышланган тантаналы чара узды.

Быел Әбҗәлил районында Аскар авылында Таһир Кусимов исемендәге гимназиядә рәсми рәвештә эчке эшләр министрлыгы профиле буенча кадет сыйныфы ачылды. Полиция сыйныфының остазы отставкадагы полиция майоры Фәнис Нәфыйков булды. Әбҗәлил районы буенча Эчке эшләр бүлеге белән бергәләп эшләү кадет сыйныфын үстерүгә ярдәм итәчәк. Тантанада яшь армиячеләр антлар әйттеләр, таныклыклар һәм күкрәк билгеләре алдылар.

"Юнармия" хәрби-патриотик хәрәкәтенең төп максатлары-үз Ватанын яратучы һәм аны сакларга әзер булган көчле, акыллы, матур һәм сәламәт патриотлар буынын тәрбияләү.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: