Барлык яңалыклар
Милли проектлар
21 ноябрь , 08:55

Су белән тәэмин итү объектлары эшләтеп җибәреләчәк

Әлеге эшне Бөре шәһәрендә ел ахырына кадәр башкару планлаштырыла.

национальныепроекты.рф
Фото:национальныепроекты.рф

Бөре шәһәрендә су белән тәэмин итү буенча яңа эре объектлар агымдагы ел ахырына кадәр файдалануга тапшырылачак. Шуның нәтиҗәсендә 26 меңнән артык кеше чиста эчә торган су алачак, бу «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының максатларына һәм бурычларына җавап бирә.

Проект 12 скважина, эчә торган суны чистарту станцияләре, төрле күләмдәге резервуарлар төзүне үз эченә ала. Шулай ук Агыйделдән су чистарту станциясенә кадәр һәм аннан Совхозная урамына кадәр магистраль су үткәргечләр каралган. Аларның гомум озынлыгы 44 километрдан артык тәшкил итәчәк.

Чистарту станцияләренең җитештерүчәнлеге тәүлегенә 13 мең кубометр тәшкил итә. Фильтрланган су резервуарларга насос станцияләре аша керә, ә аннан кулланучыларга Бөрегә җибәрелә.

Хәзерге вакытта проект тарафыннанпланлаштырылган барлык эшләрнең 97 проценты башкарылган. Белгечләр коммуникация системаларына тоташтыру үткәрәләр һәм системаны тестлаштыралар.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: