Барлык яңалыклар
Милли проектлар
20 ноябрь , 07:54

Безнең онны чит илләрдә дә яраталар

Безнең онны чит илләрдә дә яраталар
Безнең онны чит илләрдә дә яраталар

Башкортстан ел башыннан 18,3 мең тоннадан артык он, көрпә һәм ярма экспортлаган. Бу 2023 елның 10 ае өчен күрсәткечләрдән ике тапкырга артыграк, дип хәбәр иттеләр Россельхознадзорның төбәк буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.

15 187 тонна он, 1850 тонна көрпә һәм 1304 тонна төрле ярма тикшерелгән һәм ул озатылачак. Бездән он, көрпә һәм ярма алучы илләр арасында Әзәрбайҗан, Әрмәнстан, Бельгия, Германия, Грузия, Казахстан, Кыргызстан, Төркмәнстан, Төркия һәм Үзбәкстан бар.

"Экспорт йөкенең барлык партияләренең пробалары тулы күләмдә Россельхознадзор карамагындагы сынау лабораториясендә тикшеренүләр узган. Продукция бездән сатып алучы илләрнең барлык таләпләренә туры килә", - диделәр Россельхознадзорның Башкортстан буенча идарәсендә.

Исегезгә төшерәбез, "бу эшләр «Халыкара кооперация һәм экспорт» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: