Милли проектлар
20 ноябрь 2024, 02:32

Башкортстанның 30 эшкуары акчалата ярдәм алган

Башкортстанның 30 эшкуары акчалата ярдәм алганБашкортстанның 30 эшкуары акчалата ярдәм алган
Башкортстанның 30 эшкуары акчалата ярдәм алган

Агымдагы елның 10 аенда төбәк инжиниринг үзәге ярдәме белән төбәкнең 30 эшкуары 1 млн сумнан артык акчалата ярдәм алган. КУЭның биш субъектына патент тикшеренүләре уздыруда ярдәм итү буенча комплекслы хезмәтләр күрсәтелде, ә 25 эшкуарга – товар билгесен теркәү турында таныклык алуда ярдәм күрсәтелгән.

- "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм" милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында хезмәтләр КУЭ субъектлары өчен гомуми бәядән 90% ка кадәр финанслау шартларында күрсәтелә. Алынган сертификатлар һәм декларация продукциянең сыйфатын һәм кулланучылар өчен хәвефсезлеген раслый, бу компаниянең абруена уңай йогынты ясый һәм яңа партнерлар җәлеп итәргә мөмкинлек бирә, – диде БР эшкуарлык һәм туризм министры вазыйфаларын башкаручы Зөһрә Гордиенко.

РЦИ хезмәтләрен алучылар арасында-эшмәкәр Петр Горшков, ул бал кортларын үрчетү җайланмасына патент алган. Эшмәкәр Илүзә Мусина да программада катнашкан һәм сәнәгать үрнәгенә – универсаль комбинезонга хокукын теркәде. «Муравейник» торты рецептын - эшкуар Эльмира Рәфыйкова, ә «Курай» конфет формасын Виктория Хаҗиева патентлаган.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас