Барлык яңалыклар
Милли проектлар
19 ноябрь , 08:06

Укытучы белән укучыга һәйкәл ачканнар

Белорет халкын бер гаҗәеп үзенчәлекле архитектура формасы җәлеп иткән.

Укытучы белән укучыга һәйкл ачканнар
Укытучы белән укучыга һәйкл ачканнар

РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Торак һәм уңайлы мөхит” милли проекты кысаларында Белорет шәһәрендә яшәүчеләр өчен мөһим булган җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча эшләр эшләнгән.

Шәһәр эчендә ике территорияне төзекләндергәннәр: ЗАГС янындагы һәм Агыйдел күпере янындагы яр буе территорияләре яңа сулыш алган. Шулай ук паркта Блюхерга куелган һәйкәл артында эшләр дәвам итә. Белоретлылар яраткан Укытучы скверында да җәяүлеләр өчен йөрү зонасына кафель салганнар, эскәмияләр, асылмалы таганнар, видеокүзәтү камералары, урамнарны яктырту системаларын эшләгәннәр.

Белорет халкын бер гаҗәеп үзенчәлекле архитектура формасы җәлеп иткән – скульптор Сергей Елкин укытучы белән укучыга һәйкәл эшләп куйган. Скульптураның биеклеге 2,5 метр тәшкил итә. Һәйкәлдә укытучы белән укучы дәрестә тора, тактага Дмитрий Менделеевның “Вся гордость учителя в учениках” дигән сүзләре язылган.

Бу арт-объект шунда ук шәһәр халкы арасында популяр урынга әверелгән. Күпләр һәйкәл янында фотога төшә һәм селфи ясый.

Ел саен Башкортстанда «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты ярдәмендә яңадан-яңа иҗтимагый киңлекләр төзекләндерелә. Бу республиканың тышкы кыяфәтен яхшы якка үзгәртә, моңа кадәр игътибарга лаек булмаган урыннар кабатланмас атмосфера һәм колорит ала. Нәтиҗәдә Башкортстанда яшәүчеләрнең уңайлылыгы һәм тормыш сыйфаты яңа дәрәҗәгә күтәрелә.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: