Барлык яңалыклар
Милли проектлар
19 ноябрь , 08:08

"Дуслык" паркы

Ярмәкәй авылында "Дуслык"паркын төзекләндерү эшләре төгәлләнде.

"Дуслык" паркы
"Дуслык" паркы

 Эшләр «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру»Федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкарылды. Паркта каналлар ярлары ныгытылган, күперләр төзелгән, коймаларга капиталь ремонт ясалган, балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү өчен юл билгеләре куелган балалар автомобиль шәһәрчеге, күпфункцияле спорт мәйданчыгы, чаралар уздыру өчен сәхнә куелган, канал буйлап җәяүлеләр юллары, Альп тавы, эскәмияләр һәм урналар, перголалар, беседкалар һәм башка бик күп нәрсәләр куелган. Паркны төзекләндерүнең соңгы этабында җәйге кафе, модульле бәдрәф, тагын бер ял зонасы, туристик навигация билгеләре һәм өстәмә урам яктырткычлары урнаштырылган. Балалар мәйданчыклары һәм йомшак өслекле юллар, яшьләр һәм өлкәннәр өчен ял итү зоналары барлыкка килде.

  • Видеокүзәтү системасын урнаштырдык. Паркның бизәге – фонтан. Республика җитәкчелеге иҗтимагый әһәмиятле территорияләрне төзекләндерүгә зур игътибар бирә. Ләкин барысы да шулай ук җирле администрацияләр эшенең активлыгына да бәйле. Администрация командасына халыкның фикерен, аларның теләкләрен исәпкә алуы һәм мондый проектларны гамәлгә ашыру өчен кулдан килгәннең барысын да эшләвеге өчен рәхмәт белдерәм. Ярмәкәй районында яшәүчеләргә паркта булган бар нәрсәдән озак һәм уңайлы файдаланырга һәм аны сакларга телим, - дип билгеләп үтте Башкортостан авыл хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Әхмәтов.

Чыганак: Ярмәкәй

районы муниципаль район администрациясе

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: