Барлык яңалыклар
Милли проектлар
19 ноябрь 2024, 18:45

Без - бишенче

Башкортстан макулатура җыю буенча Бөтенрусия акциясендә бишенче урынны алды.

Без - бишенче
Без - бишенче

 

“ БумБатл” макулатура җыю буенча рекорд куйды – “Экосистема” хәрәкәтенең “Бумбатл”  макулатура җыю буенча Бөтенрусия акциясенең бишенче сезонында катнашучылар 144 мең тонна кәгазь калдыклары җыйдылар һәм эшкәртүгә тапшырдылар. РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән  “Экология” милли проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә торган киң колачлы инициативада илнең 89 төбәгеннән 3 миллионнан артык кеше катнашты. Макулатураны мәктәп укучылары, студентлар, волонтерлар, дәүләт һәм шәхси предприятиеләр хезмәткәрләре тапшырды.

Башкортстан Республикасыннан катнашучылар 182 тоннадан артык макулатура җыйдылар һәм эшкәртүгә тапшырдылар. Төбәк ил субъектларының гомуми зачетында бишенче урынны алды.

 – «БумБатл» акциясендә катнашу безнең өчен инде яхшы традициягә әверелде, ул экологик культураны һәм табигатькә аңлы карашны формалаштыра. Республиканың яшь кешеләре, җәмәгатьчеләр, волонтерлар, экоблогерлар, эре компанияләр һәм битараф булмаган кешеләр әйләнә-тирә мохит алдында үз җаваплылыкларын күрсәтеп, гаять активлык күрсәттеләр, 182 тоннадан артык кәгазь калдыклары җыеп, эшкәртүгә тапшырдылар. Әлеге акциядә катнашу нәтиҗәсендә һәркем әйләнә – тирә мохитне саклауга һәм кәгазь калдыкларын киметүгә үз өлешен кертә алды, - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасы табигатьтән файдалану һәм экология министры вазыйфаларын башкаручы. Нияз Фазылов.

Чыганак: Башкортстан Республикасы табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: