Хәзер акчагызны чыгарып салыгыз?
Башкортстанда бер оешма җир асты байлыкларына зыян китергән өчен 15 миллион сум түләячәк.
«Трансгидромеханизация» компаниясе җир асты байлыкларына зыян китергән өчен 15 млн сумнан артык акча түләячәк.
Башкортстан табигатьне саклау районара прокуратурасы ачыклавынча, Уфа районындагы Вотикеевск ятмасы янында оешма лицензияле участоктан читтә 28 мең кубометрдан артык күләмдә ком-гравий катнашмасы чыгарган! Эшләрне башкарганда компания 15 млн сумнан артык зыян салган.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча, “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында, республикада җир асты байлыкларыннан файдалану буенча ведомствоара комиссиясенең эше системалы дәвам итә, аның ярдәмендә әлеге тармактагы күптәнге проблемаларны хәл итү юллары табылды.