Балаларга ял урыны булды.
Ил Президенты Владимир Путин карары буенча эшләп килүче «Мәдәният» гомумдәүләт проектының «Мәдәни мохит» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында Башкортостан Республикасы Тәтешле районының Маматай авылында күчмә күп функцияле мәдәни үзәк – төбәкара мәдәният үзәге Автоклуб ярдәмендә балалар уен мәйданчыгы һәм ял паркы ачылды.
Проект җирле инициативаларга ярдәм итү программасы кысаларында гамәлгә ашырылды.
Яшьләр өчен актив ял итү зонасы авылның үзәгендә урнашкан. Биредә төп истәлекле урыннар – «Олы Чишмә» чишмәсе, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга мемориаль комплекс һәм мәчет урнашкан. Авыл старостасы авыл халкы исеменнән район һәм авыл җирлеге хакимиятенә балалар һәм өлкәннәр өчен ял итү урыны оештырганнары, җиһазлар урнаштыруда һәм тиешле эшләрне башкаруда катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерде. Тантаналы ачылыштан соң балалар бик теләп яңа уен шәһәрчеген үзләштерә башлады.
Бәйрәм уңаеннан төрле концерт программасы әзерләгән иде.