Барлык яңалыклар
Милли проектлар
18 ноябрь , 20:25

Күперләр

Йөрәкләрдән-йөрәкләргә дә, елгалар аша да кирәк шул.  

Күперләр
Күперләр

Йөрәкләрдән-йөрәкләргә дә, елгалар аша да кирәк шул.

 

Уфада Шакша күпере буенча хәрәкәтне 24 ноябрьдә 00.00 сәгатьтә ачарга ниятлиләр.. Шакша микрорайоны янында Караидел елгасы аша күпергә капиталь ремонт "Имин, сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.

 23 октябрьдән күпердә эретеп-ябыштыру эшләрен башкарганда конструкцияләрнең тирбәлүен булдырмау өчен күпер буенча хәрәкәт тулысынча тукталылып торды. Күперне ябу чорында Шакша һәм Иглин микрорайонында яшәүчеләрне транспорт белән тәэмин итү өчен автобуслар һәм электричкалар хәрәкәте айга салынды.

 Моннан тыш, Шакша күперен М-5 трассасы, Ногай шоссесы һәм Уфа - Аэропорт трассасы буенча урап узарга мөмкин.Күпер буенча хәрәкәтне тулысынча 2024 ел ахырында ачу планлаштырыла.

Фото: bashinform.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: