Аю күтәргән, яки Аю бөлдергән. Нәрсә ул?
Аю күтәргән, яки Аю бөлдергән. Агыйдел буендагы «Антонов кыясы» кемпингыннан башланган «Башкирия» милли паркындагы яңа маршрут шулай атала. 3 чакрым озынлыктагы экологик сукмак шул ук исемдәге тау башына алып бара. “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында барлыкка килгән бу туристик зонада ике күзәтү мәйданчыгы ясалган, аннан сихри күренешләр ачыла. Җәйге туристлар сезоны башына мәгълүмати аншлаглар, күрсәткечләр урнаштырылачак, ял итү урыннары җиһазландырылачак. "Экологик сукмак” мөстәкыйль рәвештә дә, экскурсовод озатуында да булачак. Озатып йөрүчеләр бу урыннарның тарихын сөйләячәк, тау астындагы кечкенә мәгарәне һәм бер метр биеклектәге зур кырмыска ояларын күрсәтәчәк», — дип ачыклык кертелә «Башкирия» милли паркының телеграм-каналында.