Башкортстан 12 илгә 63 мең кубометр агач материалы экспортлаган.
2024 елның 10 аенда Башкортстанның урман сәнәгате комплексы предприятиеләре 12 илгә 63 мең кубометрдан артык агач материалы экспортлаган, дип хәбәр иттеләр Россельхознадзорның төбәк буенча идарәсендә. Мондый илләр арасында –Әзербайҗан, Әфганстан, Вьетнам, Грузия, Казахстан, Кыргызстан, Кытай, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Таҗикстан, Төркмәнстан, Төркия һәм Үзбәкстан.
Анда юл алганчы, Россельхознадзор карамагындагы Башкортстан сынау лабораториясендә агач эшкәртү продукциясе энтомологик экспертиза узды.
"Тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча зарарлы карантин организмнар ачыкланмады. Башкортстаннан агач материаллары импортер илләрнең фитосанитар куркынычсызлык таләпләренә туры килә", - дип ассызыкладылар Россельхознадзорның БР буенча идарәсендә. Исегезгә төшерәбез, «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырыла килә. Аның максаты-2030 елга товарлар экспортының 2020 ел белән чагыштырганда 70 проценттан да ким булмаганча үсешен тәэмин итү.