Бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров Октябрьский шәһәренең 33 нче санлы микрорайондагы яңа юл хәрәкәтен ачты. Юл "Торак һәм шәһәр мохите" милли проектының "Стимул" федераль программасы ярдәмендә төзелгән.
Яңа юлның озынлыгы - 2,44 километр. Проект чикләрендә тротуарлар һәм велосипедчылар юллары төзекләндерелгән. Биредә былтыр декабрьдә ачылган 40 МВт куәтендәге энергия үзәге эшли. Ул микрорайонны җылылык белән тәэмин итә һәм арытаба төзелеш эшләре өчен нигез булып тора.Микрорайонда күпкатлы 13 йорт, 1100 укучы урынга - мәктәп һәм 300 урынга исәпләнелгән балалар бакчасы төзү карала.
Радий Хәбиров шәһәр халкы белән фикер алышты, Октябрьскига килергә яратуын белдерде. Шәһәр халкы Октябрьскийның социаль-икътисади үсешенә дәүләт ярдәм күрсәтелүе өчен рәхмәтен җиткерде.
БР Башлыгы сайтыннан.