Барлык яңалыклар
Милли проектлар
15 ноябрь , 11:10

Күмәкләшеп изге эш башкарганнар

Чарага хакимият, ветеран оешмалары вәкилләре, шулай ук Яңа Кәлчер мәктәбе укучылары һәм укытучылары кушылган.

Күмәкләшеп изге эш башкарганнар
Күмәкләшеп изге эш башкарганнар

Авыргазы районы сулыкларына 75 эре инә карп җибәргәннәр. Сулыкны сәламәтләндерү "Экология" милли проекты чикләрендә халык экологы Мидхәт Хәсәнов тарафыннан үткәрелгән. Чарага хакимият, ветеран оешмалары вәкилләре, шулай ук Яңа Кәлчер мәктәбе укучылары һәм укытучылары кушылган.
Бу чара балалар өчен чын бәйрәмгә әверелгән: алар карпларны зур җаваплылык хисләре белән суга төшергәннәр. Эколог гөмбә, җиләк җыю һәм агач үстерү серләре белән бүлешкән. Шулай ук макулатура җыю кебек гади генә эш-гамәлләрнең табигатьне саклауга никадәр зур өлеш салуын аңлаткан.
Мидхәт Хәсәнов, Юшалы күлен кышка әзерләгәндә, янына кыр кәҗәләре килгән. Ул алар өчен, су эчәргә бозны тишеп, зур булмаган җылу ясаган. Кыр кәҗәләре сусыннарын баскач, рәхмәт әйткәндәй, баш какканнар. "Табигать хәстәрлек күрсәткән өчен изгелек белән түли",-ди Мидхәт Хәсәнов.

Күмәкләшеп изге эш башкарганнар
Күмәкләшеп изге эш башкарганнар
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: