Яңа амбулатория заманча медицина корылмаларына һәм җиһазларга баетылган. Биредә беренчел медицина -санитар ярдәме белән Карпово, Самохваловка һәм Елкыбай авылларында яшәүче 1700дән артык кеше, шуларның 240-ы балалар, файдалана алачак.
2019 елдан алып "Сәламәтлек саклау" милли проекты булышлыгында республика 500дән артык модульле конструкцияләр, капиталь табиб амбулаторияләре, ФАПлар төзүгә финанс ярдәм алган. Шулай ук йөзгә якын сәламәтлек саклау объектлары капиталь ремонт кичергән, 400 автомобиль һәм күчмә медицина комплекслары, 300 мең берәмлек медицина корылмасы сатып алынган.
Алдагы 2025 елда республика районнарында 135 модульле ФАП урнаштырылачак дип белдерә БР Сәламәтлек саклау министрлыгы. Шуларның бишесе Белорет районында булачак.