Башкортстан Республикасы Исәнгул авылының үзәк район хастаханәсе «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында өч яңа компьютерлы булды. Бу хакта төбәк сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.
Автоматлаштырылган эш урыны медицина хезмәткәрләренә пациентларны кабул итүгә, шул исәптән тар белгечләргә дә яздырырга, электрон карталар алып барырга, юлламалар рәсмиләштерергә, ташламалы рецептлар язарга, шәһәрнең һәм районнарның башка учреждениеләре белгечләре белән телемедицина консультацияләре үткәрергә мөмкинлек бирә.
-Искергән техниканы алыштыру һәм яңа автоматлаштырылган эш урыннары булдыру сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт мәгълүмат системасын тулысынча гамәлгә кертү өчен төп шарт булып тора, шулай ук бу безгә тулысынча кәгазьсез, электрон документ әйләнешенә күчәргә, медицина учреждениесе эшенең нәтиҗәлелеген күтәрергә мөмкинлек бирәчәк, -ди авыл хастаханәсенең баш табибы Владислав Ваһапов.
Медицина оешмаларында санлы технологияләрне үстерүгә «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында аерым федераль проект багышланган. Ул электрон документлар әйләнешен, шул исәптән телемедицина технологияләрен, табибка электрон язылуны һәм электрон рецептларны кертүне күздә тота. Милли проектлар РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2019 елдан гамәлгә ашырыла.
фото: bash.news