Барлык яңалыклар
Милли проектлар
13 ноябрь , 08:00

Үзара хезмәттәшлекне ныгыталар

Башкортстан һәм Кытай югары уку йортлары арасында килешү төзелгән.

национальныепроекты.рф
Фото:национальныепроекты.рф

Уфа фән һәм технологияләр университеты һәм Кытайдагы Чанчжоу университеты институт булдыру турында килешү төзегән. Бу эшчәнлек «Фән һәм университетлар» милли проекты бурычларына туры килә.

Килешү Уфа вузы делегациясенең Кытайга визиты вакытында төзелгән. Башкортстан вәкилләре Чанчжоу университетында булган, инфраструктура белән танышкан һәм аның җитәкчелеге белән киләчәк хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышкан. Башкортстан башлыгы грантлары ярдәмендә Чанчжоуда республикадан тугыз яшь галим стажировка үткән.

Уртак институт Кытайдан 3 мең студентны укытуга исәпләнгән.Уку дисциплиналарының 30% ка якыны әйдәп баручы галимнәр, Уфа фән һәм технологияләр университеты мөгаллимнәре инглиз телендә укытачак.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: