Барлык яңалыклар
Милли проектлар
13 ноябрь , 13:45

Заманча алымнар турында сөйләделәр

Уфа студентларын юл хуҗалыгы һәм транспорт өлкәсендә инспекцияләүгә өйрәттеләр.

pravitelstvorb.ru
Фото:pravitelstvorb.ru

Уфа фән һәм технологияләр университеты студентлары Башкортостан Республикасы Транспорт министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Рөстәм Баязитов җитәкчелегендә Уфа агломерациясендә «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында оештырылган Интеллектуаль транспорт системаларының Ситуацион Үзәгендә булдылар. Авиация двигательләре, энергетика һәм транспорт факультетының өченче курс укучыларын Юл хуҗалыгы һәм транспорт өлкәсендә инспекцияләргә өйрәттеләр. Укулар кысаларында аларга юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүнең өр-яңа һәм заманча алымнары турында сөйләделәр.

- Уфа агломерациясендә Интеллектуаль транспорт системасын 2022 елдан кертә башладылар. Интеллектуаль транспорт системасы транспорт чарасына яисә юл инфраструктурасына кертелгән мәгълүмати, коммуникацион һәм идарә технологияләрен кулланып, транспорт челтәрен нәтиҗәлерәк эксплуатацияләргә мөмкинлек бирә. Интеллектуаль транспорт системасы комплексы юл хәрәкәтендә катнашучыларның үзара хезмәттәшлеген диспетчерлык ситуациясе һәм оператив координацияләү функцияләрен үтәргә сәләтле махсус хезмәтләр һәм ведомстволар, – дип сөйләде Башкортстан Республикасы Юл хәрәкәтен оештыру үзәге җитәкчесе урынбасары Константин Фролов.

Исегезгә төшерәбез, Интеллектуаль транспорт системасын гамәлгә кертү Уфа агломерациясендә өч этапта башкарыла. Аны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Уфада булган 415 светофор объектның 140ы модернизацияләнәчәк. Барлык эшләрне 2024 ел ахырына кадәр башкару планлаштырыла. Аны гамәлгә ашыруга 1 млрд. сумнан артык акча каралган.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: