Барлык яңалыклар
Милли проектлар
13 ноябрь , 08:10

Урындагы халык өчен уңайлы

Наратасты авылындагы фельдшер-акушерлык пункты августта ачылган.

национальныепроекты.рф
Фото:национальныепроекты.рф

Августта эшли башлаган Шаран районы Наратасты авылындагы модульле фельдшер-акушерлык пунктына җирле халык инде 200 мәртәбә барып кайткан. Учреждение "Сәламәтлек саклау" милли проекты ярдәмендә ачылган.

Бина персонал эше һәм пациентлар өчен уңайлы шартлар тудырылган заманча модуль конструкциядән гыйбарәт. Анда фельдшер, акушерлык каравы кабинетлары һәм процедура-прививка ясату кабинеты урнашкан. Шулай ук ФАПта медикаментлар һәм инвентарьлар саклау урыннары, пациентларны көтү урыны һәм санузел бар, электр, кайнар һәм салкын су үткәрелгән.

"Яңа ФАП ачылганнан бирле җирле халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү мөмкинлеге арта башлады. Бина барлык кирәкле коммуникацияләргә тоташтырылган һәм тулысынча комплектланган", - ди фельдшер Ильвина Басыйрова.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: