Барлык яңалыклар
Милли проектлар
13 ноябрь , 08:50

"Үсеш ноктасы" үзәгендә

Туймазы укучылары яңа технологияләр өйрәнә.

"Үсеш ноктасы" үзәгендә
"Үсеш ноктасы" үзәгендә

Туймазы районының Дуслык авылы мәктәбендә укучылар өчен дәресләрне «Үсеш ноктасы» үзәге базасында үткәрәләр. Аны булдыру «Мәгариф» милли проектының "Заманча мәктәп" федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булган.

Биология укытучысы 6 нчы сыйныф укучылары өчен «Мавыктыргыч биология дәресе» әзерләгән. Башта балалар «Заманча мәктәп» федераль проектын гамәлгә ашыру һәм туган мәктәпләре базасында «Үсеш ноктасы» үзәге эше турында презентацияләр караган. Аннары егетләрне «Releon Lite» цифрлы лабораториясе белән таныштырганнар. Педагог лабораториянең эш принциплары, дымлылык, температура һәм яктылык датчикларының эше турында сөйләгән.

Дәреснең практик өлешендә 6нчы сыйныф укучылары мөстәкыйль рәвештә укытучының сизгер җитәкчелегендә цифрлы лаборатория датчиклары эшен сынап караган, шулай ук pH-датчик ярдәмендә кислоталылыкны үлчәп тәҗрибә үткәргән.

- Мине һәм сыйныфташларымны дәреснең мондый формасы бик кызыксындырды. Теоретик белемнәрне практика белән ныгыта алуыбыз бик шәп. «Үсеш ноктасы» үзәге ярдәмендә безнең төрле тикшеренүләр һәм тәҗрибәләр үткәрү мөмкинлегебез бар, - дип тәэсирләре белән уртаклашкан укучы Глеб Хозиков.

- Дәресләрне заманча технологияләр кулланып үткәрү һәм югары нәтиҗәләргә ирешү «Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды, - дип билгеләп үткән Дуслык мәктәбенең биология укытучысы Ольга Фәхертдинова.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: