Барлык яңалыклар
Милли проектлар
12 ноябрь , 22:15

Югары Яркәйне киң колачлы төзекләндерү көтә

Соңгы биш елда Башкортстанның шәһәр һәм районнарында 683 иҗтимагый территория төзекләндерелде.

Югары Яркәйне киң колачлы төзекләндерү көтә
Югары Яркәйне киң колачлы төзекләндерү көтә

    Соңгы биш елда Башкортстанның шәһәр һәм районнарында 683 иҗтимагый территория төзекләндерелде.

   Быел тагын 123 территорияне тәртипкә китерделәр, дип хәбәр иттеләр төбәкнең Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында һәм «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру буенча федераль проекты ярдәмендә масштаблы төзекләндерү эшләре алып барылуын искәрттеләр.

    Мәсәлән, Илеш районында федераль проектны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле сигез җәмәгать урыны төзекләндерелгән, ә быел Югары Яркәй авылында Октябрьнең 50 еллыгы урамында һәм Түбән Яркәй авылында Юл урамы буйлап җәяүлеләр өчен юллар төзелгән. Яңа юлларның озынлыгы 1,7 км һәм 970 метр тәшкил итә.

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: