Барлык яңалыклар
Милли проектлар
12 ноябрь , 10:55

Туктагул халкы яңа медпунктлы булды

Ике авылдан 250ләп кеше медицина ярдәме алачак, Алла боерса.

Тактагул халкы  яңа медпунктлы булды
Тактагул халкы яңа медпунктлы булды

Бакалы районының Тактагул авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

 Биредә медицина ярдәмен Туктагул һәм күрше Кандалакбаш авылларының 250 кешесе алачак. Объект «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында төзелгән. Әлеге ФАПта 35 еллык стажы булган фельдшер Гөлнара Камалетдинова эшли.

2019елдан «Сәламәтлек саклау»  милли  проектын гамәлгә ашыру чорында республикада 500дән артык табиб амбулаториясе һәм фельдшер-акушерлык пунктлары төзелде, 100гә якын сәламәтлек саклау объекты ремонтланды.

 2025 елда тагын 135 модульле ФАП урнаштыру һәм заманча стандартлар буенча җиһазландырылган алты яңа поликлиника ачу планлаштырыла.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: