Башкортстанның күп балалы гаиләләренә “дәүләт хезмәтләре” порталында электрон таныклык алу аркасында льготаларны алу җиңеләште.
Бу хакта төбәкнең Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында хәбәр иттеләр. Күп балалы гаилә статусын рәсми рәвештә социаль яклау органнарында рәсмиләштерәләр, аннан мәгълүматлар “дәүләт хезмәтләре” өчен шәхси кабинетка килә. Электрон таныклык алу өчен мөрәҗәгать итүче паспорты, 14 яшьтән өлкәнрәк гаилә әгъзалары паспортларының күчермәләре һәм балаларның туу турында таныклыкларының күчермәләре, 18 яшьтән өлкәнрәк баланың көндезге формада укуын раслый торган мәгариф оешмасы турында белешмәләр кирәк булачак.
Документны кәгазьдә алу өчен гаризаны шәхсән КФҮ офисында, халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәге филиалында яки дәүләт хезмәтләре аша бирергә мөмкин. Россиядә бердәм критерий буенча гаилә, әгәр анда өч һәм аннан да күбрәк бала булса, күп балалы дип таныла. Бу статусның срогы чикләнми, шул ук вакытта социаль ярдәм чараларыннан өлкән балага 18 яки 23 яшь тулганчы файдаланырга мөмкин, әгәр ул көндезге уку формасындагы студент булса.
Балаларның яшенә карамастан, әти-әниләргә шулай ук даими нигездә хезмәт һәм пенсия ташламалары беркетелә.
Исегезгә төшерәбез, «Демография» милли проектының төп максатлары арасында – балалы гаиләләргә ярдәм итү, эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәк халыкның үлем очракларын киметү, җәмгыятьтә сәламәт яшәү рәвеше культурасын формалаштыру, шулай ук зарарлы гадәтләрдән баш тартуга мотивация һәм даими рәвештә спорт белән шөгыльләнү.
Милли проектлар РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2019 елдан гамәлгә ашырыла.