«Кече һәм урта эшкуарлык» милли проектының «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе» төбәк проекты кысаларында Башкортостан Республикасы Чакмагыш районында фермер хуҗалыклары актив үсә.
Нияз Котлыевның крестьян-фермер хуҗалыгы үз эшчәнлеген 2005 елдан алып бара. Хуҗалыкның чәчүлек мәйданнары 132 гектар тәшкил итә.
Предприятие бөртекле, кузаклы культуралар һәм шикәр чөгендере үстерүдә махсуслашкан. Фермер хуҗалыгы үсемлекчелек продукциясен җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән. Ашлыкның тулаем җыемы 2731 центнер тәшкил иткән. Уртача уңдырышлылык – гектарыннан 35 ц, шикәр чөгендере - 15734 ц, уңдырышлылык-322 ц/га.
Бу нәтиҗәләргә тырыш хезмәт, минераль ашламалар кертү, үсемлекләрне саклау чаралары һәм орлыкларның югары уңыш бирә торган сортларын куллану исәбенә ирешелде. Нәтиҗәле эшләү өчен фермер машина-трактор паркын яңарту белән шөгыльләнә.