Благовар районының Иске Күчәрбай Мәдәният йорты капиталь ремонттан соң үз ишекләрен ачты.
Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Мәдәният” милли проекты кысаларында биредә 7 миллион сумлык капиталь ремонт эшләре башкарылган. Бүген Мәдәният йорты балкып тора һәм ул замана таләпләренә җавап биргән, барлык мөһим чараларны үткәрергә мөмкинлек биргән мәдәният учагы.
Иске Күчәрбайда Мәдәният йорты 1964 елда барлыкка килгән булган. Бүгенге көндә ул авылның мәдәният үзәге булып тора: анда халык өчен төрле бәйрәм чаралары үткәрелүдән тыш, көн саен күп кенә иҗади түгәрәкләр дә уңышлы эшли. Шуңа да халык яңартылган бинаның ачылуын көтеп алган.
Фото: Башинформ.