-11 °С
Болытлы
Башкортстан Кытайга кыйммәтле азык катнашмасын экспортлый.
Әлшәй районындагы шикәр заводы Кытайга 2 мең тоннадан артык гранулалы чөгендер жомын озаткан. “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты кысаларында тормышка ашырылган бу эшләр, әлбәттә, Россельхознадзор белгечләре тарафыннан контрольдә тотыла. Озатылган 83 партиянең барсы да башта ныклы тикшерү үткән, фитосанитар экспертизалар товарда зарарлы микроорганизмнар тапмаган. Продукция импортер-илнең барлык таләпләренә дә җавап биргән.
Фото: Башинформ.