Барлык яңалыклар
Милли проектлар
11 ноябрь , 14:45

Дүрт автомобиль өстәлгән

   Благовар районының Языково дәваханәсенә сентябрь аенда дүрт өр-яңа “Лада Гранта” атомобиле кайтарылган.

Дүрт автомобиль өстәлгән
Дүрт автомобиль өстәлгән

Благовар районының Языково дәваханәсенә сентябрь аенда дүрт өр-яңа “Лада Гранта” атомобиле кайтарылган.

   Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында кайтарылган бу автомобильләрдә бу көнгә кадәр халыкка 400дән артык ашыгыч ярдәм күрсәтелгән, машиналар шулай ук медикаментлар һәм лабораторияләргә биологик материаллар кайтару өчен дә файдаланыла.

   Бу автомобильләрнең куллану характеристикалары киңкырлы. Мәсәлән, уңайлылык өчен алар кондиционерлар белән җиһазландырылган, алгы утыргычлары җылытыла. Шулай ук тышкы көзгеләре җылытыла, хәвефсезлек мендәрләре бар.

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: