Салават шәһәренең Батыр аллеясен бүген танырлык та түгел. “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында анда зур эшләр башкарылган.
Батыр аллеясендә элек асфальт юл һәм карт агачлар гына булган булса, бүген бу урын шәһәр халкын үзенә тартып торган бик тә күркәм ял урыны. Хәзер аллеядә уен мәйданнары һәм спорт комплексы бар, анда шахмат уйнар өчен өстәлләр урнаштырылган. Шулай ук төрле яшьтәге халыкка ял итү өчен уңайлы зоналар булдырылган. Автомобильләр туктау өчен парковка урыннары да бар.
Шунысы яхшы, аллея бүген матурлыгы белән дә, хәвефсез зона булуы белән дә үзенә тартып тора. Бар территория буйлап яктырту һәм видеокамера җиһазлары урнаштырылган.
Фото: Башинформ.