Барлык яңалыклар
Милли проектлар
8 ноябрь , 09:56

Урманнар яну мәйданы 97 тапкырга кимегән

Сәбәбе билгеле.

Башкортстан урманнары территориясендә янгыннарның гомум мәйданы 2024 елда 97 тапкырга кимегән, ә аларның саны 156дан 15кә кадәр кимегән.

Мондый нәтиҗәләргә ирешүгә, бер яктан, җәйнең яңгырлы булуы сәбәпче булса, икенче яктан, республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгыннан әйтүләренчә, “Экология” милли проекты буенча оештырылган комплекслы профилактик чаралар ярдәм иткән. Әлеге проект ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән иде.

Техника һәм җиһазлар сатып алу, урманнарны космик мониторинглау, авиация һәм җир өсте патруле, шулай ук “Урман саклаучы” системасы камералары аша дистанцион күзәтү хәвефсез хәлне саклап калуга ярдәм итә.

Профилактик чаралар башка юнәлешләрдә дә үткәрелгән. Мәсәлән, төбәкнең урман хуҗалыгы учреждениеләре тарафыннан 13 мең километрдан артык янгынга каршы минераллаштырылган полосалар булдырылган яки яңартылган. Район хакимиятләре белән берлектә табигый янгын куркынычы янаган торак пунктлар тирәсендә 961 километр озынлыкта сөрү эшләре башкарылган.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: