Башкортстанның Краснокама районы Яңа Кабан авыл китапханәсендә “Нәфислек һәм матурлык. Татар күкрәкчәсе” дип аталган мастер-класс үткәргәннәр.
Беренче өлештә баш китапханәче күкрәкчәләрнең тарихы, аның төрләре (яка каптырмасы, хәситә), формалары, сәйлән тегүнең төрле ысуллары турында сөйләгән. Шулай ук кызлар һәм хатын-кызлар өчен бу кием элементының мәгънәви әһәмияте хакында мәгълүмат җиткергән.
Күкрәкчәне шулай ук “түшлек”, “түшелдерек”, “сакал” дип тә йөртәләр. “Күкрәкчә – ул хатын-кызларның традицион бизәге, бәйрәм һәм көндәлек киемнәргә өстәмә. Башта аның билгеләнеше бик гади булган – ул күлмәкнең тирән уемын каплау. Вакыт узу белән күкрәкчә бизәү әйберенә әверелгән. Бу деталь XIX гасыр башында барлыкка килгән. Күкрәкчәләрне кыз бала туганнан алып җыя башлаганнар. Махсус кесәләргә Коръән сүрәләре теккәннәр”, – дип сөйләгән баш китапханәче Гөлнара Гомәрова.
Аннары Сафина Шабутдинова әзер татар күкрәкчәсен күрсәткән, өлгеләр тәкъдим иткән, һәм хатын-кызлар эшкә керешкән. Чарада катнашучылар матур һәм мавыктыргыч иҗади шөгыльдә үзләрен сынап караган. Кул эшләрен стразалар, тасмалар, сәйләннәр белән бизәгәннәр.
Әйткәндәй, мастер-класс ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Мәдәният” милли проекты максатларына туры китереп оештырылган.