Башкортстанда яшәүчеләр үз торак пунктларында 4G стандартлы мобиль элемтә булсын өчен тавыш бирүдә 17 ноябрьгә кадәр катнаша ала.
Элемтә һәм интернет үткәрү Русиянең “Санлы икътисад” милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
– База станцияләрен төзү "Санлы тигезсезлекне бетерү 2.0" федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Сайлап алу критерийларына туры килгән һәр авыл кешесенең Бөтенрусия тавыш бирүендә катнашырга һәм активлык күрсәтергә өлгерүе бик мөһим. Безнең төбәктә 17 меңгә якын кеше тавыш бирде. Тәмамланырга тугыз көн калды, – ди Башкортстан дәүләт идарәсенең цифрлы үсеш министры вазыйфаларын башкаручы Геннадий Разумикин.
Авылдашлар белән берләшеп, үз тавышыңны Дәүләт хезмәтләре порталында бирергә мөмкин. Интернет белән проблемалар килеп чыкса, күмәк язылган хатны почта аша Русия Цифрлар министрлыгына җибәрергә була.