1 декабрьдә 02.00 сәгатьтән 04.00 сәгатькә кадәр Уфадан М-5 “Урал” федераль трассасына таба Көнчыгыш чыгу юлы буенча хәрәкәт ябылачак, дип хәбәр иттеләр Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында. Бу сәгатьләрдә биредә габаритлы рамкалар монтажланачак. Кире юнәлештә хәрәкәт штат режимында башкарылачак.
"Әлеге эшләрне башкарганда автомобиль юлыннан файдаланучыларның иминлеген тәэмин итү өчен машина юлын ябарга кирәк. Габаритлы рамкалар конструкцияләрен монтажлау иң аз трафик чорында — төнлә ике сәгать дәвамында үткәреләчәк, — ди бу хакта БР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Любовь Минакова. – Машина йөртүчеләрдән вакытлыча уңайсызлыкларга аңлап карауларын һәм сәфәрләрне планлаштырганда әлеге чикләүләрне исәпкә алуларын сорыйбыз".
“Сыйфатлы һәм хәвефсез автомобиль юллары” милли проекты Русия Транспорт министрлыгы тарафыннан “2030 елга кадәр чорга РФ үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында” Президент Указы нигезләмәләрен үтәү өчен эшләнгән. Милли проект масштабы бөтен илне диярлек колачлый, анда Русиянең 84 субъекты катнаша.
Чыганак: bashinform.ru