Русиядә “Экология” милли проектына ярдәм итү максатында “Экосистема” хәрәкәтенең “БумБатл” Бөтенрусия акциясе уза. 5 атна эчендә экоактивистлар 61 млн килограммнан артык кәгазь чимал җыя алган. Башкортстанда инде 53 тоннадан артык макулатура җыеп, эшкәртүгә тапшырганнар. Кабул итү пунктларына кәгазьне волонтерлар һәм җирле халык алып килгән, чималның шактый өлешен уку йортлары ярдәмендә җыеп алганнар.
Мәктәпләр, балалар бакчалары, көллиятләр һәм югары уку йортлары бу проектка аның беренче эш көненнән үк төбәк экологиясенә үз өлешен кертү һәм халыкның игътибарын табигать ресурсларын аңлы рәвештә һәм акыллы куллану мәсьәләләренә җәлеп итү өчен кушылды.
- Экология өлкәсендә төп белемнәрдән башка экологик хәвефсезлек мәсьәләләре белән шөгыльләнү мөмкин түгел. Без БР экологик агартуның һәрвакыт югары дәрәҗәдә булуын телибез. Республикада макулатура җыю буенча акцияләр даими үткәрелә. #БумБатл – икенчел чимал җыю гына түгел, ә безнең табигатькә аңлы мөнәсәбәтебез дә. Ышанам ки, мондый чаралар әйләнә-тирә мохитне саклауның һәм калдыклар белән эш итүнең тотрыклы гадәтләрен формалаштыруның мөһимлеген тирәнрәк аңларга ярдәм итә, – дип билгеләп үтте табигатьтән файдалану һәм экология министры вазифаларын башкаручы Нияз Фазылов.
Чыганак: ecology.bashkortostan.ru