Барлык яңалыклар
Милли проектлар
6 ноябрь , 07:27

Башкортстанда - яңа иҗтимагый киңлек

Башкортстанда - яңа иҗтимагый киңлек
Башкортстанда - яңа иҗтимагый киңлек

Кыйгы районының Югары Кыйгы авылында Ибраһимов урамында җәяүлеләр зонасы ачылды.

Аны яңарту «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды, дип хәбәр иттеләр Башкортстанның ТКХ Министрлыгында.

Авылның төп урамы шактый үзгәргән: яңа җәяүлеләр сукмаклары, яңа асфальт түшәлгән, эскәмияләр, урналар, яктыртучы шарлар, арт-объект - «Кыйгыр» кош сыны төшерелгән пьедестал барлыкка килгән. Кыйгыр кош - Югары Кыйгының символы. Шулай ук бу авыл гербында төп фигурасы да булып тора. Җәяүлеләр зонасы - авыл халкының ял итү һәм йөрү өчен иң яраткан урыннарның берсенә әверелгән.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: