Бүген, 5 ноябрь көнне, Иглин районының Иглин авылында 7 санлы гомум белем бирү мәктәбенең тантаналы ачылышы узды.
“Халык үсеше буенча Иглин районының иң тиз үсешкән районнарның берсе икәнен без яхшы аңлыйбыз. Кайдадыр без социаль объектлар буенча калышабыз, шуңа бу мәктәп төзелешен бик-бик көтеп аллык. Мәктәп тиз арада бала-чага белән тулыр, мөгаен. Шуң бердәнбер чара – киләсе мәктәпне төзү. Бу хакта без бүген уйланабыз инде. Киләсе биш ел дәвамында милли проектлар кысаларында сезгә мәктәп төзербез әле, дип ышанам. Без медицина учреждениеләре төзиячәкбез. Иң якын арада Иглин авылындагы поликлиника буенча карар кабул ителәчәк. Мәктәп төзелешенә аның эстетикасыннан, тышкы кыяфәтеннән башлап, бинаны уратып алынган территориясенә кадәр җитди караган төзүчеләргә зур рәхмәт. Укытучыларга тырыш укучылар телим. Тагын да бер тапкыр барыгызны да котлыйм!” – диде Радий Хәбиров.
Мәктәп 1225 укучыга исәпләнгән. Бу авыл муниципаль берәмлекләрендә төзелә торган укучылар урыннары саны буенча иң зур мәктәп. Объект төзелешен финанслау “Мәгариф” милли проекты кысаларында башкарылган, федераль бюджеттан 1 млрд 133 миллион сум акча юнәлтелгән. Мәктәп төзелеше 2023 елның 9 мартында башланган һәм кыска вакыт эчендә башкарылган. Төбәк җитәкчесе ачылыш тантанасыннан соң мәктәпнең уку кабинетларын, ашханәсен һәм спорт залын карап чыкты, укытучылар һәм укучылар белән аралашты.
Учреждениенең директоры Ильяс Закиров яңа мәктәптә 57 укытучы эшләячәге турында сөйләде. 37 сыйныфта бүгенге көндә 980 укучы белем алачак, ә мәктәп директоры сүзләренә караганда, киләсе уку елында ук биредә 2500 бала белем алачак. Мәктәпнең стоматология кабинетын карап чыккан вакытта республика башлыгы укытучыларга анда килеп дәваланырга мөмкинлек булсын, дип игътибар итте.
“Мин бу уңайдан йөкләмә биргән идем инде, без стоматология кабинетларын заманча җиһазландырабыз, бигрәк тә авыл җирлекләрендә, укытучылар тиешле стоматология ярдәмен алырга тиеш", – дип билгеләде Радий Хәбиров.
Чыганак: bashinform.ru