Барлык яңалыклар
Милли проектлар
4 ноябрь , 11:20

«Кыйгыр» кош сыны пәйда булды

Кыйгылылар шатлык кичерә.

«Кыйгыр» кош сыны пәйда булды
«Кыйгыр» кош сыны пәйда булды

Кыйгылылар шатлык кичерә.

 

 Башкортстанның Кыйгы районы Югары Кыйгы авылының Ибраһимов урамында Владимир Путинның  фәрманы буенча эшләүче «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында яңартылган җәмәгать киңлеге – җәяүлеләр зонасы ачылды.

Ибраһимов авылының кунак урамын төзекләндерү эшләре берничә ел элек үк башланган: светофор урнаштырганнар, яктырткычлар ясаганнар, коймаларны алыштырганнар, иске зират территориясе коймаларын яңартканнар.

 Узган ел Кыйгы районында яшәүчеләр һәм битараф булмаган якташлар федераль проектны гамәлгә ашыру кысаларында бу урам буенча җәяүлеләр зонасын төзекләндерү өчен тавыш бирделәр. Проектның төп идеясе Ибраһимов урамын район һәм авылның визит карточкасы итүдән гыйбарәт идее

Авылның төп урамы шактый үзгәргән: яңа җәяүлеләр сукмакларна яңа асфальт түшәлгән, бөтен участокны яктырту, эскәмияләр, чүп савытлары, яктырткыч  шарлар, «Кыйгыр» кош сыны арт-объекты төшерелгән пьедестал урнаштырылган. Кыйгыр (Чыпчык) кош-Югары Кыйгы авылы символы. Затлы һәм кыю кош шулай ук торак пункт гербында төп сын булып тора.

Җәяүлеләр зонасы авыл халкы арасында инде популярлык казанды һәм ял итү һәм йөрү өчен иң яраткан урыннарның берсенә әверелде.

 

 

«Кыйгыр» кош сыны пәйда булды
«Кыйгыр» кош сыны пәйда булды
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: