"Экология" милли проекты чикләрендә Благовещенск шәһәрендә ПОЛИЭФ белән БРның Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы, Благовещенск район хакимияте һәм "Шәһәрне тазарту буенча махсус автомобиль хуҗалыгы" төбәк операторы арасында килешү төзелде.
Килешү пластик калдык-постыкларын эшкәртү һәм экологик аңлату эшләре өлкәсендә хезмәттәшлекне күзаллый. Благовещенскида инициатива чикләрендә, ПЭТ-пластикны эшкәртүгә тапшыру өчен, 52 мәйданда каты коммуналь калдык-постыклар өчен махсус контейнерлар урнаштырылачак. Шулай ук яклар хезмәттәшлегендә экологик йорт ачылачак.
Благовещенскида ПЭТ-шешәләрне аерым җыюны популярлаштыруга зур игътибар юнәлтеләчәк. Яңа программа һәм экойорт эшчәнлеге нәтиҗәсендә Благовещенскида пластик шешәләр, азык продуктларына яңа төргәк җитештерү өчен икенчел чимал булачак.
Яңа экойорт - ул аңлату эшләре алып бару мәйданы, коворкинг һәм икенчел чималны кабул итүнең заманча пункты. Проект эшчәнлеге кешеләрнең экологик аңын үстерүгә, җаваплы куллануга һәм калдык-постыкларны аерым җыюга ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән. Экойортка килүчеләр тирә-як мохитне саклау мәсьәләсеннән тыш, үзләре өчен бик күп кызыклы мәгълүматка баеп чыгачаклар.
Экойорт һәм ПЭТ-пластикны аерым җыю проектын республиканың башка районнарында тарату планлаштырган.
БР Хөкүмәте сайтыннан.