Амбулатор һәм стационер звено персоналының эш урыннарына баету уңаеннан Учалы дәваханәсенә 5 компьютер кайтарылган. Алар "Сәламәтлек саклау" милли проектының төбәк программасы булышлыгында сатып алынган.
"Заманча техника эш урыннарын автоматлаштырырга һәм шулай ук медицина учреждениесенең эш нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итәчәк", -ди Учалы дәваханәсенең баш табибы Илдар Кулгилдин.
Ун елдан артык инде республиканың бөтен медицина оешмалары Бердәм санлы платформада - Сәламәтлек саклау өлкәсенең Дәүләт мәгълүмат системасында эшли. Санлы система 205 медицина оешмасын һәм бер үк вакытта эшләүче 25 меңнән артык файдаланучыны, шулай ук 4,5 миллионга якын электрон картаны берләштерә.
"Башинформ" буенча.