Милли проектлар
1 ноябрь 2024, 05:52

Осоргинода яңа парк ачылды

Ул авылда яшәүчеләр өчен шәп бүләк!

Осоргинода яңа парк ачылдыОсоргинода яңа парк ачылды
Осоргинода яңа парк ачылды

Уфа районының Осоргино авылында Бөек Ватан сугышы яугирләренең якты истәлегенә багышланган парк һәм һәйкәл ачу тантанасы үткән. Комплекслы төзелеш "Торак һәм шәһәр мохите" милли проектының "Уңайлы кала мохитен формалаштыру" федераль программасы булышлыгында төзелгән.
Проект чикләрендә йомшак резина түшәмәле балалар һәм спорт мәйданчыклары, җәяүлеләр юлы һәм территорияне яктырту корылмалары, "Хәтер стеласы", Бөек Ватан сугышы темасына һәйкәл, эскәмияләр, таганнар, видеокүзәтү урнаштырылган, яшь наратлар утыртылган. Төзекләндерүче мәйдан территориясе 2 200 кв. м. тәшкил иткән.

Фото:мжкх РБ

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас