Милли проектлар
1 ноябрь 2024, 05:32

Келәштә яңарыш кичергән китапханә ачылды

Аның өчен федераль бюджеттан 8 млн. сум бүленгән.

Келәштә  яңарыш кичергән китапханә ачылдыКеләштә  яңарыш кичергән китапханә ачылды
Келәштә яңарыш кичергән китапханә ачылды

"Мәдәният" милли проекты чикләрендә Чишмә районының Келәш авылында яңарыш кичергәннән соң яңа буын китапханә ачылган. Проектны гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан 8 млн. сум бүленгән.
Белүебезчә, Келәш - халык мәгарифәтчесе Зыя Камали, БРның халык шагыйрьләре Мостай Кәрим һәм Сәйфи Кудаш, РСФСРның атказанган артисты, БРның халык артисты Фәридә Кудашеваның туган авылы. Шулай ук Келәш Русия Герое Риф Сәхәбетдиновның ватаны.
Яңа буын китапханә милли әдәбият һәм мәдәният сөючеләрнең даими җыелачак урынына әвереләчәк. Китапханәдә укучылар өчен заманча мәйданнар: конференция залы белән әдәбият музее, әдәби кунакханә, "Йортыбызның куанычы" балалар бүлмәсе, "Офык" яшьләр студиясе урнашкан.

БР Мәгариф министрлыгы сайтыннан.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас