30 октябрьдә Уфада "От А до Я" бизнес-туры чарасы үзенең эшен тәмамлады. Чараны төбәктәге эшкуарлар һәм үзмәшгульләр өчен БРның Кече эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды оештырды. Быел Бизнес-тур республиканың 5 территориаль зонасында үткән һәм 55 районнан 2 меңнән артык эшкуар һәм үзмәшгульне берләштергән.
-Мондый очрашулар власть белән эшкуарлык арасында ачык һәм эшлекле сөйләшүләр корырга ярдәм итә."От А до Я" Бизнес-тур проекты "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативаларына ярдәм күрсәтү" милли проекты булышлыгында оештырылды",- диде БРның эшкуарлык һәм туризм министры вазифасын башкаручы Зөһрә Гордиенко.
Ачык сөйләшү форматында барган фикер алышуларда катнашучылар 7 министрлык һәм ведомство, 6 эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү институтлары вәкилләреннән дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүмат алды.
Чараның икенче өлешендә берничә мәйдан: консультацияләр зонасы, остаханәләр, продукцияләр күргәзмәсе эшләде. Презентация зонасында һәр эшкуар үзе турында сөйләү һәм үзенең эшен рекламалау мөмкинлегенә ия булды.
БР Хөкүмәте сайтыннан.