Уфада Архитектор Рехмуков урамы буенча 400 метрдан артык озынлыктагы юл файдалануга тапшырылды.
Бу хакта Башкортстанның төзелеш һәм архитектура министры вазифаларын башкаручы Артем Ковшов хәбәр итте. Яңа юл ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектының “Торак” федераль проекты кысаларында төзелгән.
Эшләр узган ел башланган иде. Әлеге урам гомум мәйданы 76,4 мең квадрат метрлы торак йортларда яшәүчеләр өчен транспорт белән куллану мөмкинлеген арттыра.
Узган ел төзелгән Муса Гәрәев урамы белән бергә бу юл да торак йортларга һәм Уфа юбилеена әзер булган Спорт көрәше үзәгенә илтүче юл булып тора.