Милли проектлар
31 октябрь 2024, 04:40

Монда эш кешесенең сәламәтлеген тикшереп торалар

Зарарлы һәм хәвефле шартларда эшләүчеләрне тикшереп тору аеруча мөһим. 

https://health.bashkortostan.ruhttps://health.bashkortostan.ru
https://health.bashkortostan.ru

Башкортстанда предприятие хезмәткәрләре өчен медицина мөмкинлекләре арттырыла.

Ел башыннан 16 меңнән артык кеше Сәнәгать медицинасы үзәгендә профилактик караулар узган. Исегезгә төшерәбез, Сәнәгать медицинасы үзәге 2024 елда ачылды.

– Төп максат – предприятиеләр хезмәткәрләренең медицинадан файдалана алуын тәэмин итү. Үзәккә яшәү урыны буенча беркетелгән пациентлар гына түгел, УМПОның 23 меңгә якын хезмәткәре дә мөрәҗәгать итә, – ди Уфаның 13нче санлы шәһәр клиник дәваханәсе баш табибы Булат Гарифуллин.

Зарарлы һәм хәвефле шартларда эшләүче хезмәткәрләрне тикшерү өчен Үзәкнең алты күчмә комплексы бар. Алар барысы да ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән  “Сәламәтлек саклау” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында алынган. Алар ярдәмендә даими һәм профилактик медицина тикшерүләре, диспансеризация, шулай ук беренчел медик-санитар һәм дәвалау-профилактик ярдәм күрсәтү предприятиеләр территориясендә уза.

Башкортстанның сәламәтлек саклау министрлыгында әйтүләренчә, бүген беренчел медицина-санитар ярдәм сәламәтлек саклау системасының нигезе һәм халык арасында медицина хезмәтенең иң кирәкле тармагы булып тора.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас